-3 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Тәмлебикә өйрәтә!
19 март 2022, 10:00

Эремчекле-йөземле запеканка

Иртәнге чәй янына бик тәмле ризык булачак ул.

Эремчекле-йөземле запеканка
Эремчекле-йөземле запеканка

Ингредиентлар:

500 грамм эремчек;

ярты стакан шикәр комы;

2 йомырка;

ярты стакан манный ярмасы;

ярты стакан каймак;

ярты чәй калагы тоз;

ярты стакан йөзем.

Йөземнән кала барлык ингредиентларны бергә кушып, яхшылап бутагыз. Блендер булса, тагын да яхшырак. Аннары юылган йөзем салыгыз.

Әзер массаны акмай сөртелгән формага салып, газ мичендә якынча 20-30 минут пешерегез.

Запеканка өстенә шикәр пудрасы сибәргә була. Чәй табынына каймак, куертылган сөт яисә үзегез, гаиләгез яраткан кайнатма белән дә чыгарырга була.

Тәмле булсын!

 

Фото:nakormi.com

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас: