+9 °С
Болытлы
Аны әзерләү өчен кирәк:
*3 йомырка;
*3 аш кашыгы майонез;
*1 стакан шикәр комы;
*1 чәй калагы камыр көпшәкләндергеч (разрыхлитель);
*2-3 аш кашыгы үсемлек мае;
*куе каймак кебек булганчы он кушабыз.
Барлык ингредиентларны салып, яхшылап бутыйбыз. Акмай сөртелгән формага салып, 180-200 градуска кадәр җылытылган газ мичендә 35 минут чамасы пешерәбез.
Кекс шилмәсен өчен мич капкачын пешеп чыкканчы ачмаска кирәк.
Тәмле булсын, дуслар!
Фото: goodcookbook.ru