Ингредиентлар:
"Юбилейный" печеньесы - 350 грамм;
кайнатылган куертылган сөт (вареная сгущенка) - 380 грамм (1 банка);
акмай - 150-180 грамм;
чикләвек, цукатлар - 100 грамм;
шоколад - 100 грамм;
Печеньены, чикләвек һәм цукатларны ваклагыз. Куертылган сөткә, акмай, эретелгән шоколад кушып, бутагыз. Хәзер барысын бергә кушып, яхшылап бутагыз.
Барлыкка килгән массадан зур булмаган “колбасалар” формалаштырыгыз (4 данә килеп чыгачак). Аларның һәркайсын тыгыз итеп пленка белән урагыз һәм туңдыргычка (якынча бер сәгатькә) куегыз. Аннары суыткычка алып куегыз. Монда аларны кимендә өч сәгать тотыгыз. Шулай эшләгәндә, десерт бик җиңел һәм матур киселә. Ә тәме искиткеч булачак!
Фото: vk.com/photo-72446019_392916038