+19 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Тәмлебикә өйрәтә!
29 апрель 2022, 17:20

Кузгалактан бик тәмле салат

Витаминга бай салат әлеге вакытта аеруча файдалы.

Кузгалактан бик тәмле салат
Кузгалактан бик тәмле салат

Бакчада көннәр җылыну белән кузгалаклар баш төртте, теплицада шпинат, редис кебек витаминга бай яшелчәләр өлгерә башлады. Алардан камыр ризыклары пешерергә дә, бик тәмле итеп салатлар әзерләргә дә була. Сезгә кузгалактан шундый салат әзерләргә тәкъдим итәбез.

 Витаминлы салат өчен 100 грамм кузгалак, 4-5 редис, бер помидор, 40-50 грамм каймак, бер йомырка, тоз, борыч, укроп кирәк булыр.

Яшь кузгалак яфракларын суда юалар һәм, озынча турап, тирән савытка салалар. Шуңа туралган редис, помидор, тоз, борыч, каймак өстиләр дә яхшылап бутыйлар. Аннары салат савытына салалар, кирәгенчә шикәр комы өстәргә дә мөмкин. Кырыйларын — яшь кузгалак яфрагы, өстен дүрткә бүлгән пешкән йомырка белән бизиләр, вак кына турап, укроп сибәләр.

Яз көне витаминлы салатлар тәмле дә, файдалы да була.

 

Фото: news.myseldon.com

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас: