Барлык яңалыклар

Гаеткә – тәмле коймак!

Аны бигрәк тә балалар яратып ашый.

Гаеткә – тәмле коймак!
Гаеткә – тәмле коймак!

Коймак хәзерләү өчен 300 грамм кефир, 2 аш кашыгы шикәр комы, ярты чәй калагы тоз, 2 йомырка, 300 грамм он, чеметем сода алабыз. Барысын бергә кушып, яхшылап бутыйбыз. Аннары 1 стакан кайнар су салып, бутыйбыз, 2-3 аш кашыгы үсемлек мае да салып җибәрәбез. 10-15 минуттан коры табада пешерә башлыйбыз.

Мондый коймак сүрән утта, беркадәр озаграк пешә. Табадан тиз-тиз алмаска киңәш итәбез.

Ураза гаете мөбарәк булсын! Һәммәгезгә иминлек, бәрәкәт, аяз күкле тыныч тормыш телибез! Чәйләрегез тәмле булсын, дуслар!

 

Фото:maggi.ru

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас: