+17 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар

Тузганактан шифалы кайнатма әзерлик

Сап-сары тузганакны чүп үләне дип йолкып ташламагыз, тәмле кайнатма әзерләгез.

Тузганактан шифалы кайнатма әзерлик
Тузганактан шифалы кайнатма әзерлик

Кайнатма өчен 300-400 чамасы тузганак чәчәге, 6 стакан шикәр комы, 6 стакан су, 8 чәй кашыгы пектин порошогы,  1 лимон кирәк булачак.

Сары чәчәкләрне яхшылап юабыз да, аннан суга салып, кайнатып чыгарабыз. Кайнап чыккач та 10 минут уртача утта тотабыз. Уттан алып, суытабыз һәм шулай төнгә калдырабыз. Иртән сөзеп, шикәр комы кушабыз, ул эреп беткәнче, акрын утка куеп, болгатып торабыз. Уттан алып, суытабыз. Суынгач, пектин порошогы кушып, куерганчы тагын җылытабыз. Лимон суты салгач, уттан алабыз.

Кайнатманы стерильләштерелгән банкаларга салсак, озаграк сакланачак. Бу бик тә тәмле кайнатманы суыткычта сакларга кирәк.

 

Фото: bee-master.ru

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас: