Барлык яңалыклар

Тәмле дә, йомшак та!

Пиццаның нинди төрен генә әзерләми хәзер уңган кызлар. Бу рецепт буенча пешергәне күпләрнең күңеленә хуш киләчәк.

Тәмле дә, йомшак та!
Тәмле дә, йомшак та!

Кызлар һәм малайлар! Бу тәмле пиццаны әниләр белән бергәләп пешерегез. Камырын әниләрегез ясаса,ә сез матур итеп өстен бизәгез.

Пицца өчен татлы кызыл борыч, ике-өч помидор, берничә зәйтүн җимеше, 100 грамм майлы эремчек, яшел тәмләткечләр, томат соусы, тоз, борыч кирәк булыр.

Камыр өчен 600 грамм он, бер стакан сөт, 100 грамм үсемлек мае, ике йомырка, бер аш кашыгы шикәр комы, ярты калак чамасы тоз алына.

Шикәр комын һәм тозны җылы сөттә эретеп, аңа йомырка һәм май кушып болгатасың. Онны иләп, барысын бергә кушасың да йомшак кына камыр басасың. Камырның өстен 30-40 минутка салфетка белән каплап куясың.

Шул вакыт эчендә татлы борычны, помидорларны, зәйтүн җимешен ваклап турарга кирәк. Камырны җәеп, махсус кәгазь яки майланган табага урнаштыргач, өстенә томат соусы сөртәсең. Аннары борыч, помидор, зәйтүн җимеше кисәкләрен, эремчекне тигезләп салырга кирәк. Тозлап, борычлап, яшел тәмләткечләр белән бизәп, җылытылган духовкага куярга. 15-20 минуттан пиццалар әзер була.

 Ә хәзер якыннарыгызны бу тәмле ризык белән сыйлап шатландырыгыз.

 

 

 

Фото: bientasty.ru

 

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас: