+17 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар

“Хризантема” печеньесе

Күпләрнең балачагында бик популяр булган тәмлекәчне әзерләп карыйбызмы? 

“Хризантема” печеньесе
“Хризантема” печеньесе

Ингредиентлар:

- 1 сакан шикәр;

- 3 йомырка;

- 0,5 чәй калагы сода + бераз аш серкәсе яки яки лимон суты;

- 250 грамм акмай;

- 2,5-3 стакан он.

Эш барышы:

Майны өй температурасында йомшартабыз. Миксер савытында йомырка белән шикәрне, аннары сүндерелгән сода, акмай салып, үзләнгән масса килеп чыкканчы туглыйбыз. Хәзер акрынлап он өстәргә дә була. Онны миксер белән туглап булганчыга кадәр генә салабыз.  Калганын кашык белән өстәп, кул белән басып бетерәбез. Камырны үзләнгәнче басарга кирәкми, ул йомшак булырга тиеш. Кунага төшергәч, кулга артык ябышып торса, бераз он өстәгез.

Әзер камырны каплап, суыткычка алып куябыз. Шул ук вакытта духовканы 200 градуска кадәр җылытабыз. Печенье пешерә торган табага он сибәбез яисә кондитер кәгазе җәябез. Камырның беркадәр өлешен генә суыткычтан алып (калганы суыткычта торсын), “колбаса” формасы бирәбез һәм иттарткыч аша чыгара башлыйбыз. Камыр 5-7 сантиметр тирәсе чыккач, астан кул белән тотып, пычак белән кисеп алабыз. Шулай  печеньенең формасы дөрес килеп чыга!

Камыр эреп, формасын югалтмасын өчен бу эшне озакка сузмый, тиз башкарырга тырышыгыз. Печенье 35-40 минут пешә. Табынга шикәр пудрасы сибеп чыгарырга мөмкин.

Чәйләрегез тәмле булсын, дуслар!

 

Фото:vk.com/dom.kylinaria?w=wall-42025607_929140

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас: