+19 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар

Рогаликлар

Җәйге ялга кайткан оныкларны сыйлыйк әле!

Рогаликлар
Рогаликлар

Бу камыр ризыгы тиз әзерләнә, тәмле була. Камыры күтәрелгәнне көтеп торырга да кирәкми.

Ингредиентлар:

200 грамм акмай;

3 стакан он;

2 йомырка;

1/2 стакан шикәр;

10 грамм коры чүпрә;

Эчлек өчен джем, повидило яисә кайнатылган куертылган сөт (вареная сгущенка) алына.

Иң элек онны яхшылап иләгез. Шулай эшләгәндә, рогаликлар кабарып торачак. Онга коры чүпрә салыгыз. Аннары акмайны эре кыргычтан чыгарып, онга салып, уыгыз. Йомырка белән шикәрне күпертеп, онлы-майлы массага салып, камыр басыгыз.

Камырны 10-15 минут “ял иттерегез”.  Бу вакытта эчлек әзерләп куегыз. Хәзер камырның бер өлешен зур булмаган түгәрәк итеп җәегез һәм өчпочмаклар рәвешендә кисеп чыгыгыз ( пицца кискән кебек). Һәр кисәккә джем яисә повидло салып, рогалик формасына китереп төрегез.

Рогаликларны майлы яисә пергамент җәелгән табага салып, 180 градуска кадәр җылытылган духовкада 20-25 минут пешерегез.

Чәйләрегез тәмле булсын!

 

Фото: vk.com/dom.kylinaria?w=wall-42025607_938317

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас в