Ингредиентлар:
- 200 грамм бакча җиләге;
- 15 грамм тиз эри торган желатин;
- 150 грамм шикәр пудрасы;
- ярты лимон.
Хәзерлек барышы:
1. Җиләкне блендер белән изәбез.
2. Җиләкле массага желатин өстибез, бүртергә куябыз. Аннары 120 грамм шикәр пудрасы һәм лимон согы өстибез, яхшылап бутыйбыз һәм талгын утта җылытабыз. Желатин эрегәнче тотабыз, тик кайнамыйбыз.
3. Аннары суытабыз һәм массаны миксер ярдәмендә күпертәбез. Ул куера һәм аксыл төскә керә.
4. Җиләкле массаны формага салабыз, тигезлибез һәм 5-6 сәгатькә суыткычка куябыз.
5. Формадан алгач, шикәр пудрасы сибәбез, шакмакларга кисәбез.
Чәйләрегез тәмле булсын!
Фото:sovkusom.ru