Барлык яңалыклар
Тәмлебикә өйрәтә!
5 июль 2022, 11:15

Балалар прәник ярата!

Тәмлекәчне шәп бер рецепт буенча әзерләп карыйбызмы?!

Балалар прәник ярата!
Балалар прәник ярата!

Тәмле һәм йомшак прәник пешерү өчен кирәк:

- 350 грамм кефир яисә катык;

- 1 стакан шикәр комы;

- 2 йомырка, берсенең агы әзер прәникнең өстен бизәү өчен кирәк булачак;

- ярты чәй калагы чәй содасы;

- 3-4 аш кашыгы сыек май;

- 2,5 -3 стакан он;

- ваниль;

Глазурь(помадка) өчен:

- 1 йомырка агы;

- 4-5 аш кашыгы шикәр пудрасы.

Эш барышы :

Кефирны шикәр комы белән аз гына болгатып алабыз, шуңа бер йомырка, янә йомырка сарысын, үсемлек маен салабыз. Яхшылап болгатып алабыз. Шушы массага он, ваниль, соданы иләп, камыр басабыз. Камыр бик каты даЮ йомшак та булмаска тиеш (кулга, куна тактасына ябышмаска тиеш). Камырыбызны җәябез, стакан ярдәмендә түгәрәкләр кисеп, пергамент кәгазь җәелгән табага тезәбез.

Кызган духовкада 30-35 минут пешереп алабыз. Прәникләребез пешкән вакытта глазурь (помадка) ясыйбыз. Йомырка агын ак төскә кергәнче күпертеп, шикәр оны салып, ап-ак төскә кергәнче болгатуны дәвам итәбез.

Пешеп чыккан прәникләребезне духовкадан алып, помадкага сак кына манып, тарелкаларга өеп куябыз.

 

Рецепт Гөлчәчәк Фәтхуловадан.

 

Фото:inoeda.com

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас: