+24 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Тәмлебикә өйрәтә!
3 август , 12:00

Кетердәп торган кыяр

Бу рецепт буенча маринадланган кыяр яхшы саклана, тәмле була.

Кетердәп торган кыяр
Кетердәп торган кыяр

Тозлау өчен вак кыярларны сайлап, юып, әзерләп куегыз.

1 литрлы банка төбенә:

4 бөртек кара борыч,

2 тырнак сарымсак,

1 баш суган (ярымбоҗралап),

1 дәфнә яфрагы салабыз.

Маринад өчен 1 литр суга 3 аш кашыгы 9% аш серкәсе, 2 аш кашыгы шикәр комы, 1 аш кашыгы тоз салына.

Тәмләткечләрне банка төбенә салабыз. Аннары очларын кисеп, кыярларны тутырабыз. Өстенә кайнар маринад коябыз. Капкачын банка өстенә каплап, җылы су салынган кәстрүлгә утыртып, стерильләштерергә куябыз.  

Кәстрүлдә су кайнап чыккач, 4-5 минут кайнатабыз да банкаларны судан алып, капкачларын ябабыз, төрәбез һәм бер тәүлек тотабыз.

Тәмле булсын, ризыкка язсын, дуслар!

 

Фото: vk.com/wall-207356275_13924

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас в