-3 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Тәмлебикә өйрәтә!
11 август 2022, 11:20

Кыярдан бик тәмле лечо

Бакчада кыярлар күбәеп киттеме? Кызарып пешкән помидорларны да нишләтергә белгән юк, дисезме? Әйдәгез, кышкылыкка лечо ясыйбыз. Искиткеч тәмле була!

Кыярдан бик тәмле лечо
Кыярдан бик тәмле лечо

Лечо өчен 2,5 килограмм помидор, 1 килограмм татлы борыч, 200 грамм шикәр комы, 5 килограмм кыяр, бераз петрушка, базилик, бер баш сарымсак, 200 грамм 6 процентлы аш серкәсе, 200 грамм үсемлек мае, 3 аш кашыгы өеп тоз кирәк булачак.

 Кыярдан башка яшелчәләрне иттарткыч, яки комбайн аша үткәрергә кирәк. Шуңа тәмләткечләрне кушып, 15 минут кайнатабыз.

Шул вакыт эчендә кыярны түгәрәкләп турыйбыз. Картайган кыярларның тышын чистартырга, эре төшләрен алырга кирәк. Кыярны катнашмага кушып, янә 10 минут кайнатабыз. Соңыннан вак итеп туралган сарымсакны һәм аш серкәсен салабыз. Чәй содасы белән яхшылап юып, стерильләштерелгән банкаларга кайнап торган лечоны тутырабыз һәм, капкачын ябып, җылы итеп төреп куябыз.

 

 

Фото: kleo.ru

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас: