+17 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Тәмлебикә өйрәтә!
12 август 2022, 14:30

Помидордан лечо

Бакчада өлгергән яшелчәләрдән кышкылыкка бик тәмле ризык әзерлик.

Помидордан лечо
Помидордан лечо

Бу лечо өчен 3 килограмм помидор, 6-7 татлы борыч, 7-8 суган, бер баш сарымсак, 100-150 грамм шикәр комы, 1,5 аш кашыгы тоз, 3 аш кашыгы үсемлек мае, бер кашык аш серкәсе, петрушка, базилик кебек яшел тәмләткечләр, хуш исле һәм кара борыч кирәк булачак.

Помидорны, татлы борычны шакмаклап, эре кисәкләргә турыйбыз. Башлы суганны боҗралап турыйбыз, сарымсакны ваклыйбыз. Яшелчәләрне барысын бергә бутап, 20 минут кайнатабыз.  Вак итеп туралган яшел тәмләткечләр өстәп, янә 20 минут чамасы талгын утта пешерәбез.

Сүндерер алдыннан вакланган сарымсакны һәм аш серкәсен салабыз. Чәй содасы белән яхшылап юып, стерильләштерелгән банкаларга кайнап торган лечоны тутырабыз һәм, капкачын ябып, җылы итеп төреп куябыз.

 

 

Фото: dom-eda.com

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас: