+17 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Тәмлебикә өйрәтә!
18 август 2022, 13:25

Кышкылыкка “Глобус” салаты

Әлеге салатны кыш айларында ачып җибәрсәң, өйгә хуш исе тарала, ә үзе шундый тәмле була.

Кышкылыкка “Глобус” салаты
Кышкылыкка “Глобус” салаты

Салат өчен 2 килограмм помидор, 1 килограмм баклажан, 1 килограмм татлы борыч, яртышар килограмм суган һәм кишер алына.

Тәмләткечләрдән: 1 аш кашыгы шикәр комы, 200 грамм үсемлек мае, 100 грамм 6 процентлы аш серкәсе кирәк булыр.

Помидорларны — зур булмаган кисәкләргә, баклажан, суган һәм кишерне эрерәк кисәкләргә турыйбыз. Казанга башта кишер белән суганны, аннары баклажанны, ә иң өскә помидор кисәкләрен тезәбез. Алар өстенә барлык тәмләткечләрне салабыз, тик аларны бутамыйбыз. Шулай, казанның капкачын каплап, кайнатып чыгарабыз һәм талгын утта 35-40 минут пешерәбез.

Стерильләштерелгән банкаларга тутырыр алдыннан гына салатка аш серкәсе кушып җибәрәбез. Баклажанны алдан тозлы суда тотсагыз, салатка ачысы чыкмас.  

 

 

Фото: ideireceptov.ru

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас: