+18 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Тәмлебикә өйрәтә!
21 август 2022, 15:30

“Кавказ” салаты

Кышкылыкка бик тәмле салат. Бу рецептны үзегезгә саклап куегыз.

“Кавказ” салаты
“Кавказ” салаты

Моның өчен 5 килограмм баклажан, икешәр баш сарымсак, суган, кишер, алма, татлы борыч алына. Соус ясау өчен 2 килограмм помидор кирәк булачак. Шулай ук, 3-4 аш кашыгы аш серкәсе һәм шулай ук үсемлек мае, тәменчә тоз салына.

Баклажанны кабыгыннан чистартып түгәрәкләп тураганнан соң, бер литр салкын суга 3 аш кашыгы тоз салып, ярты сәгать тотарга кирәк. Помидорны блендер яки иттарткыч аша үткәреп, тишекле чүмеч аша чыгарырга һәм кайнатырга куярга. Шул арада башка яшелчәләрне чистартып, вак кисәкләргә турарга һәм кайнап торган соуска салырга. 5-10 минут чамасы кайнатканнан соң, түгәрәкләп туралган баклажаннарны һәм тәмләткечләр, үсемлек мае салып, янә 45 минут пешерергә кирәк. Сүндерер алдыннан аш серкәсе салырга онытмагыз.

 Кайнар салатны стерильләштерелгән банкаларга тутырып, капкач белән ябып куярга да була.

 

 

Фото: vosadu-li-vogorode.ru

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас: