+17 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Тәмлебикә өйрәтә!
24 август 2022, 13:10

Как кәгазьгә ябышса, аны ничек куптарырга?

Быелгы җәй как кояр өчен генә килгән кебек. Кояшта кипкән как аеруча тәмле була, ә кышны үзеннән җәй исе килеп тора!

Как кәгазьгә ябышса, аны ничек куптарырга?
Как кәгазьгә ябышса, аны ничек куптарырга?

Күпчелек хуҗабикәләр какны алмадан әзерли. Тәмле һәм файдалы какны бакчада үскән башка җиләк-җимешләрдән дә коярга була. Алмага кура җиләге, слива, карлыган яисә крыжовник кушып әзерләгән как аеруча тәмле килеп чыга, төсе дә матур була. Гадәттә, бер килограмм алма пюресына 500 грамм чамасы башка төрле җимеш, 200-300 грамм шикәр комы ( җимешләрнең ачылыгына карап) алына.

Алманы зур булмаган кисәкләргә турап, аз гына су салынган кәстрүлдә пешереп алырга һәм иләк аша үткәрергә. Аңа кушарга әзерләгән җиләк-җимешне, мәсәлән, крыжовникны блендерда әйләндереп алырга һәм вак иләк аша үткәрергә. Алма пюресына крыжовник измәсен, шикәр комын кушып, 15-20 минут кайнатырга кирәк булачак. Аны бутап торырга кирәклеген дә онытмагыз.

Пергамент кәгазь өстенә үсемлек мае сөртеп, әзер пюрены юка гына итеп җәяргә һәм киптерергә куярга да була. Быелгы җәй как кояр өчен генә килгән кебек. Кояшта кипкән как аеруча тәмле була, ә кышны үзеннән җәй исе килеп тора!

Кайчагында әзер как пергамент кәгазьдән купмый җәфалый. Аны куптару өчен бик җайлы гына ысул бар: салкын суда чылатылган сөлгене как өстенә 15-20 минутка җәеп куегыз. Шулай эшләгәндә, ул бик тиз кубачак.

 

Фото: hmcaprise.ru

 

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас: