+13 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Тәмлебикә өйрәтә!
25 август 2022, 16:35

Үз сутында тозланган помидор бик тәмле була!

Күп еллар сыналган бу рецептны сайлап, үкенмәссез.

Үз сутында тозланган помидор бик тәмле була!
Үз сутында тозланган помидор бик тәмле була!

Бакчада кызарып помидорлар пешә. Аларның кайберләре шартлап ярыла да башлады. Андыйларны ташларга ашыкмагыз, бик тәмле сут әзерләргә була. Әгәр помидорны үз сутында тозласаң, табынның уртасына куярлык матур һәм тәмле ризык була.

Яхшылап юылган һәм стерильләштерелгән 3 литрлык банкаларга каты тышлы, ярылмаган уртача зурлыктагы помидорларны тутырабыз. (1 литрлык банкаларга вак помидорлар ябу уңайлы). Һәр банкага кайнап торган су коеп, 5 минут тотабыз, аннан суны түгеп, помидорлар өстенә кайнап торган томат суты коябыз. Ә ул болай әзерләнә: ныклап пешкән эре помидорларны иттарткыч аша чыгарабыз яисә блендерда әйләндәрәбез. 3 литр сутка 4 аш кашыгы тоз, 5 аш кашыгы шикәр комы, 5 хуш исле борыч, 6 лавр яфрагы, 3 гвоздика, 1 чәй калагы төелгән корица алына. Сутны кайнатып чыгаргач, өстенә җыелган күбеген алабыз һәм барлык тәмләткечләрне кушып, 5 минут кайнатабыз.

Банкаларны тимер капкач белән ябып, әйләндереп каплап куябыз. Мондый ысул белән япкан помидорлар кыш буена бик яхшы саклана.

 

 

Фото: dvoyni.ru

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас: