Монда төп үлчәгеч – аш кашыгы.
Ингредиентлар (18 см диаметрлы формага):
- он - 12 аш кашыгы (аз гына өеп);
- шикәр комы - 12 аш кашыгы;
- көнбагыш мае - 12 аш кашыгы;
- сөт - 12 аш кашыгы;
- йомырка - 3 данә;
- камыр көпшәкләндергеч - 10 грамм;
- кыргычтан чыгарылган ярты әфлисунның яисә лимонның кабыгы.
Әзерлек барышы:
* Йомыркны шикәр комы белән күпертегез. Үсемлек мае, сөт салыгыз, яхшылап бутагыз.
* Иләнгән он һәм камыр көпшәкләндергеч салыгыз. Каймак куелыгында камыр килеп чыгарга тиеш.
* Лимон яисә әфлисун кабыгы салып, бутагыз. Алар урынына телемләп ике алма салырга да була.
* Пирогны 180 градуска кадәр җылытылган духовкада 30-35 минут пешерегез.
Бисквитны тортлар өчен дә кулланырга була. Ул бик тәмле, йомшак килеп чыга.
Чәйләрегез тәмле булсын!
Фото: souspark.ru