-3 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Тәмлебикә өйрәтә!
27 август 2022, 12:05

Кышкылыкка “Кубань” соусы

Кышкы көннәрдә бу соус икенче ашлар янына бердигән тәмләткеч булачак.

Кышкылыкка “Кубань” соусы
Кышкылыкка “Кубань” соусы

Кышкылыкка "Кубань" соусы хәзерләү өчен:

1 килограмм помидор,

2 килограмм кишер,

1 килограмм суган,

0,5 килограмм татлы борыч,

1 стакан үсемлек мае,

200 грамм сарымсак,

2-3 кашык шикәр комы,

1,5 аш кашыгы тоз,

1,5 аш кашыгы аш серкәсе,

1 чәй калагы корица,

5 түгәрәк кара борыч кирәк.

 

Помидор, кишер, татлы борыч, суганны чистартып, турап, иттарткыч яисә комбайн аша үткәрәбез.

Измәгә барлык тәмләткечләрне салып, 1,5 сәгать чамасы кайнатабыз. Әзер булырга 5-10 минут калгач, аш серкәсе салабыз. Кайнар соусны стерильләштерелгән банкаларга салып, капкач каплыйбыз һәм төреп куябыз.

Кышкы көннәрдә бу соус икенче ашлар янына бердигән тәмләткеч булачак.

 

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас: