+16 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Тәмлебикә өйрәтә!
3 сентябрь 2022, 09:25

Кышкылыкка кабак суты

Тәмле һәм файдалы бу эчемлекне быел да ясамый калмагыз, дуслар.  

Кышкылыкка кабак суты
Кышкылыкка кабак суты

Сут кайнату өчен 7 килограмм кабак (татлы сортларны сайларга тырышыгыз), 8 әфлисун, 15 литр су, 1,5 килограмм шикәр комы, 2 аш кашыгы лимон кислотасы кирәк.

Иң элек кабакны юып, кабыгын әрчибез, тешләрен алып, турыйбыз. Зур кәстрүлгә салып, өстенә су салабыз да пешерергә куябыз. Суы кайнап чыккач, әфлисуннарны икегә бүлеп, орлыкларын алабыз һәм шул суга сутын сыгабыз. Кабыгын да ташламыйбыз, кабак янына салып җибәрәбез.

Кабак пешкәч, әфлисун кабыкларын җыеп алабыз. Массаны суытырга куябыз. Аннары блендер белән изәбез яисә сөзгеч аша чыгарабыз.

Суынган массага 1,5 килограмм шикәр комы, 2 аш кашыгы өеп лимон кислотасы өстибез һәм янә кайнатырга куябыз. Өстендәге күбеген җыеп алабыз.

5 минут кайнатканнан соң, сутны стерильләштерелгән банкаларга салып, калай капкач белән ябабыз, суынганчыга кадәр төреп куябыз. Ул бик тәмле килеп чыга. Өстәвенә, файдалы да әле.

Саклаган вакытта мондый сутның суы өскә күтәрелә, йомшагы төпкә утыра. Моны бозылган дип уйларга кирәкми. Банканы кузгаткалап алуга, ул янә үз халәтенә кайтачак.

 

Фото:receptnapitkov.ru

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас: