+17 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Тәмлебикә өйрәтә!
4 сентябрь 2022, 18:45

Бу салатны көн дә ашагыз!

Көзге яшелчәләр витаминга аеруча бай, сәламәтлекне ныгытып калыгыз.

Бу салатны көн дә ашагыз!
Бу салатны көн дә ашагыз!

Көз — витаминга бай, яшелчә-җимеш өлгергән вакыт. Салатның да төрлесен ясарга була, тик иренмә генә. Бүген, дуслар,  җиңел генә рецепт тәкъдим итәбез. Моның өчен 300 грамм кәбестә, 2 кишер, 1-2 дайкон яки топинамбур, 1-2 тырнак сарымсак, яшел петрушка, 3 кашык үсемлек мае, тәменчә тоз кирәк булыр.

Кәбестәне озынча турап, кул белән җиңел генә уабыз. Чистартылган чи кишерне озынчалап кыргычтан үткәрәбез. Дайконны яки топинамбурны вак кыргыч аша чыгарабыз. Петрушканы вак кына итеп турыйбыз. Барысын да бергә тирән савытка салып, ваклап туралган сарымсак кушабыз һәм яхшылап бутыйбыз. Табынга чыгарганда тоз һәм үсемлек мае кушабыз. Аз гына лимон суты кушсаң, тагын да тәмлерәк була.

Мондый салат витаминга бик бай була. Аны атнасына берничә тапкыр әзерләп ашарга тырышыгыз.

 

 

Фото: eda-offline.com

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас: