+13 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Тәмлебикә өйрәтә!
7 сентябрь 2022, 20:40

Кышкылыкка җиңел әзерләнә торган салат

Моның өчен бакчада үскән яшелчәләр генә кирәк.

Кышкылыкка җиңел әзерләнә торган салат
Кышкылыкка җиңел әзерләнә торган салат

Кышкылыкка җиңел генә әзерләнә торган әлеге салат өчен 2 килограмм помидор, берәр килограмм башлы суган, кишер, кәбестә, кыяр, татлы борыч алына.

Барлык яшелчәләрне дә ваклап турап, яхшылап бутаганнан соң, өсләренә 3 аш кашыгы тоз белән бер стакан үсемлек мае салырга. Ярты стакан суга 100 миллиграмм 9 процентлы аш серкәсе кушып, яшелчәләр өстенә сибәргә. Тагын бер тапкыр яхшылап бутаганнан соң, кайнатып чыгарырга һәм биш-ун минут чамасы кайнатып алырга кирәк. Кайнатканда әледән-әле болгатып алырга онытмагыз.

Кайнар салатны стерильләштерелгән банкаларга тутырып, капкач белән ябарга һәм суынганчы каплап тотарга гына калачак.

 

Фото:  profiboxing.ru

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас: