Барлык яңалыклар
Тәмлебикә өйрәтә!
8 сентябрь 2022, 21:15

Яшелчәләрдән “Кышкы шатлык”әзерләдегезме әле?

Кышны бу витаминлы ризык ашка салырга, салатларга кушарга, икенче ашлар янына да бик шәп була.

Яшелчәләрдән “Кышкы шатлык”әзерләдегезме әле?
Яшелчәләрдән “Кышкы шатлык”әзерләдегезме әле?

Яшел укроп белән петрушканы яхшылап юып, вак кына турыйбыз. Татлы борычны орлыкларыннан чистартып, сельдерей тамырын, кишерне кырып юганнан соң, шулай ук, ваклап турыйбыз. Банкага яшел тәмләткечләрне помидор кисәкләре белән аралаштырып тутырырга кирәк. Бер литр суга 80 грамм тоз салып кайнатып чыгарабыз да банкадагы тәмләткечләр өстенә коябыз. Ярты литрлы банкаларны — 30, бер литрлыларны 40 минут чамасы талгын суга утыртып кайнатабыз.

Стерильләштерелгән банкаларны япканнан соң, өсләрен әйбер белән каплап, суытырга куябыз.

Кышны бу витаминлы ризык ашка салырга, салатларга кушарга, икенче ашлар янына да бик шәп була.

 

Фото: fitafood.ru

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас: