+26 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Тәмлебикә өйрәтә!
10 сентябрь 2022, 17:15

Кышкылыкка чөгендерле салат

Чөгендер күп булдымы быел? Менә бу файдалы да, тәмле дә булган салатны әзерләргә вакыт.

Кышкылыкка чөгендерле салат
Кышкылыкка чөгендерле салат

Салат өчен  2 килограмм помидор, 1 килограмм кишер, 1 килограмм чөгендер, 5 алма, 250 грамм сарымсак, 200 грамм үсемлек мае, 5 данә — кызыл, 10-15 кара борыч, бер аш кашыгы аш серкәсе, лавр яфрагы, тәменчә тоз алына.

Чөгендерне, кишерне, алманы, помидорны, сарымсакны ваклап турарга һәм үсемлек мае кушып болгатканнан соң, сәгать ярым пешерергә кирәк. Кайнап утырганда тәменчә тоз, ә сүндерер алдыннан борыч, лавр яфрагы, аш серкәсе салына. Кайнар килеш стерильләштерелгән банкаларга тутырырга һәм капкач белән ябып куярга. Банкаларны төреп, суынганчы тотарга кирәк.

 

 

Фото: koolinar.ru

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас: