+18 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Тәмлебикә өйрәтә!
11 сентябрь 2022, 14:05

Дөгеле салат

Кышкылыкка тәмле салатлар әзерлисезме, дуслар? Бездән - шәп рецепт!

Дөгеле салат
Дөгеле салат

Кышкылыкка бу тәмле дә, туклыклы да булган салатны әзерләү өчен:

3,5 килограмм помидор,

1 килограмм кишер,

1 килограмм суган,

0,5 килограмм татлы борыч (булмаса да ярый),

ярты стакан үсемлек мае,

бер баш сарымсак,

тәменчә тоз,

3 аш кашыгы аш серкәсе,

5-6 түгәрәк кара борыч кирәк.

 Яшелчәләрне чистартып, турап, иттарткыч яисә комбайн аша үткәрәбез. Вак кына турарга да мөмкин.

Аннан  барлык тәмләткечләрне, тоз салып, 40 минут кайнатабыз. Хәзер инде яхшылап юылган дөгене кушып, янә ярты сәгать пешерәбез. Әзер булырга 5-10 минут калгач, аш серкәсе салабыз. Кайнар салатны стерильләштерелгән банкаларга салып, капкач каплыйбыз һәм төреп куябыз.

Кышкы көннәрдә бу салатны үзен генә ашарга да бик тәмле. Балалар аны икмәккә ягып ашарга ярата.   

 

 

Фото: hs-shop.ru

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас: