+26 °С
Болытлы
3 килограмм чистартылган татлы болгар борычларын эре кисәкләргә бүлгәләргә кирәк. Кайнап торган суга салып, 2-5 минут сикертеп алырга. Аннары борычны стерильләштерелгән банкаларга тутырып, өстенә кайнар маринад коябыз, капкач белән каплыйбыз. Төреп суытабыз.
Маринад өчен кирәк:
- 1 литр су;
- 200-250 грамм шикәр комы;
- ярты стакан үсемлек мае;
- 2 аш кашыгы тоз;
- 130 мл 9% аш серкәсе;
- 3 дәфнә (лавр) яфрагы;
- 10 данә кара борыч.
Фото: boilbroil.ru