+13 °С
Яңгыр
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Тәмлебикә өйрәтә!
13 сентябрь 2022, 16:25

Кәбестә пирогы

Бакчада өлгергән кәбестәнең иң тәмле чагы. Ә кәбестәдән пешергән камыр ашлары тел йотарлык тәмле була!

Кәбестә пирогы
Кәбестә пирогы

Кәбестәдән төрле-төрле ризыклар пешерергә, тозларга, маринадларга һәм бик тәмле камыр ашлары да әзерләргә мөмкин. Бүген сезнең игътибарга кәбестә пирогы рецептын тәкъдим итәбез.

 Моның өчен ярты килограмм кәбестә, 100 грамм маргарин яисә акмай, камырга — 3 йомырка, 5 аш кашыгы каймак, 3 аш кашыгы майонез, ярты калак тоз, 6 аш кашыгы он, 2 калак камыр йомшарткыч кирәк.

Кәбестәне вак кына турап, тирән табага салабыз. Майны кискәләп, табада эретәбез дә кайнар килеш кәбестә өстенә коябыз. Шул арада камыр әзерлибез. Йомыркаларны туглап, каймак, майонез,  он, камыр кабарткыч, тоз кушып, яхшылап туглыйбыз. Сыек камырны кәбестә өстенә салып, кайнар мичтә 30 минут чамасы пешерәбез.

Бик җиңел әзерләнә торган пирог тәмле дә, файдалы да.

 

 

Фото: aroma-avenue.ru

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас: