Барлык яңалыклар
Тәмлебикә өйрәтә!
14 сентябрь 2022, 20:40

Катлы алма пирогы

Тәмле, йомшак һәм хуш исле бу камыр ризыгын сез дә пешереп карагыз.

Катлы алма пирогы
Катлы алма пирогы

Камыр өчен кирәк:

0,5 стакан сөт;

3 аш кашыгы үсемлек мае;

1 йомырка;

чеметем тоз;

2 аш кашыгы шикәр комы;

ярты чәй калагы камыр көпшәкләндергеч;

1,5-2  стакан он;

Эчлек өчен кирәк:

7-8 алма, 3-4 кашык шикәр комы алабыз.

Эш барышы:

Савытка сөт, үсемлек мае, йомырка, шикәр комы, тоз һәм камыр көпшәкләндергеч салып бутыйбыз. Аннары иләнгән он өсти-өсти, йомшак камыр басабыз. Камырны сөлге белән каплап торабыз.

Бу вакытта эчлек әзерлибез. Чистартылган алмаларны юка телемләп турыйбыз.

Камырны өч өлешкә бүләбез. Беренчесен, зуррагын, җәябез һәм майланган табага салабыз. Камыр формадан чыгыбрак торсын. Өстенә алма тезәбез, шикәр комы сибәбез. Камырның икенче кисәген җәеп, өстенә каплыйбыз. Янә алма салып, шикәр комы сибеп, өченче өлеш камырны җәябез. Пирог өстенә каплап, кырыйларын ябыштырып чыгабыз.

Пирогның өстен чәнечке белән тишкәлибез. 180 градуска кадәр кызулатылган духовкада 40 минут чамасы пешерәбез.

Духовкадан алгач, беразга өстен сөлге белән каплыйбыз. Алма пирогы тәмләнеп, йомшарып китә.

Табынга бирер алдыннан өстенә шикәр пудрасы сибәргә дә була.

Чәйләрегез тәмле булсын!

 

Фото: edimdoma.ru

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас: