+17 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Тәмлебикә өйрәтә!
17 сентябрь 2022, 14:40

Кышкылыкка кәбестә тозлыйбыз

Укроп белән. Бик тәмле була!

Кышкылыкка кәбестә тозлыйбыз
Кышкылыкка кәбестә тозлыйбыз

Укроп белән тозлаган кәбестә аеруча тәмле була. Көннәр коры чакта ук бакчада үскән хуш исле укропның орлыкларын җыеп куярга кирәк. Кәбестә тозлау вакыты җиткәч, әзер укропны куллану бик уңайлы була.

Тозлау өчен 3 килограмм чамасы булган бер баш кәбестә, уртача зурлыктагы 3 кишер, 2 аш кашыгы тоз, 1 аш кашыгы коры укроп орлыгы кирәк булачак. Ваклап туралган кәбестәне уңайлы киң савытка салабыз һәм өстенә тоз сибәбез. Кышкылыкка тозлый торган кәбестәгә тозны да дөрес сайларга кирәк, аның өчен эре ташлы тоз яхшы була. Вак яисә йодлы тоз ярамый.

Кәбестәне бутыйбыз һәм кул белән бераз уабыз. Вак кыргычтан чыгарылган кишерне һәм укропны кушып, тагын бутап куябыз. Өстенә авыр әйбер куеп, өч көн җылы бүлмәдә тотабыз. Бу вакыт эчендә газы чыксын өчен кәбестәне әледән-әле бутап торабыз. Шулай эшләмәсәң, аңа әче тәм керә. Өченче көнгә кәбестәне чиста, коры банкаларга тутырып, базга төшереп куябыз.

 

 

Фото: adfarm.ru

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас: