+17 °С
Яңгыр
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Тәмлебикә өйрәтә!
18 сентябрь 2022, 14:00

Кабак бәлеше

Ял көннәрендә нәрсәләр әзерлисез, нәнәйләр, әниләр? Ә бездә бүген – кабак бәлеше!

Кабак бәлеше
Кабак бәлеше

Камыр өчен кирәк:

150 гр акмай (эретелгән);

150 гр каймак 20%;

1 йомырка;

1 аш кашыгы шикәр комы;

1/2 аш кашыгы тоз;

1 аш кашыгы камыр көпшәкләндергеч;

380 гр он.

 

Эчлек өчен кирәк:

100 гр дөге;

400 гр кабак (туралган);

50 гр йөзем;

50 гр күрәгә;

100гр акмай;

тәменчә тоз һәм шикәр.

 

Әзерләү барышы:

Барлык ингредиентларын салып, йомшак камыр басыгыз. Суыткычта 15 минут ял итсен.

Эчлек өчен дөгене тозлы суда бүрттереп алыгыз. Аннары салкын су белән чайкатыгыз, суын саркытыгыз. Йөзем, күрәгәне яхшылап юыгыз. Чистартылган кабакны шакмаклап турагыз. Күрәгәне турарга да мөмкин. Акмайдан кала, барлык ингредиентларны берләштерегез, тәменчә тоз, шикәр комы салыгыз.

Хәзер пирогны ясарга да була. Камырны ике өлешкә бүлеп, җәегез. Беренче өлешен өстенә эчлекне тигезләп җәегез, өстенә акмай кисәкләре салыгыз. Камырның икенче өлеше белән каплап, читләрен ябыштырып чыгыгыз.

180°ка кадәр җылытылган духовкада 1-1,5 сәгать пешерегез.

Тәмле булсын, дуслар!

 

Фото: pro7ya.ru

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас: