+17 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Тәмлебикә өйрәтә!
20 сентябрь 2022, 11:20

Чумар ашы

Тавык шулпасында пешкән чумар-умач ашларын балалар да ярата.

Чумар ашы
Чумар ашы

 Кирәк булачак:

2 литр тавык шулпасы;

 3 бәрәңге;

 1 кишер;

1 баш суган;

Чумар әзерләү өчен 1 йомырка, 4 аш кашыгы манный ярмасы, 2 кашык он, 4 кашык каймак, 2 тырнак сарымсак.

Әзерләү барышы:

Кишер һәм суганны тәмләткечләр салып, табада кыздырып алабыз. Кайнап торган шулпага шакмаклап туралган бәрәңге, кишер, суганны салып әзер булганчы пешерәбез.

Бу вакытта чумар камыры ясыйбыз. Кибет каймагы, йомырка, манный ярмасы, он салып, барысын бергә туглыйбыз. Камырга бераз сарымсак кырып салсагыз, тагын да тәмлерәк була. Камыр куе каймак хәлендә булырга тиеш. Хәзер шушы камырны вак тишекле чүмечкә аз-азлап салып, кашык белән акрын гына шулпага төшерәбез. Чумарларны эрерәк тә, ваграк та ясап була. Алар шулпа өстенә кабарып менгәч, бераз сикертеп алабыз һәм аш әзер дә була.

Тәмле булсын, дуслар!

 

Фото:gotovimop.com

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас: