Барлык яңалыклар
Тәмлебикә өйрәтә!
1 октябрь 2022, 19:35

Бәйрәмгә — лимон пирогы!

Дуслар! Нәнәйләрнең лимон салып чәй эчәргә яратканын беләбез инде, әйдәгез, үзләренә бәйрәмгә лимонлы пирог пешереп ашатыйк әле.

Бәйрәмгә — лимон пирогы!
Бәйрәмгә — лимон пирогы!

Пирог пешерү өчен: 4 йомырканың сарысы, 100 грамм шикәр комы, 250 грамм атланмай яки маргарин, 400 грамм он, ярты бал калагы чәй содасы, кирәгенчә тоз алына. Эчлек өчен: 2 лимон, 150 грамм шикәр комы кирәк.

Ике лимонны иттаркыч аша чыгарып, шикәр комы белән бутап куярга. Камыр әзерләү өчен йомырка сарысына шикәр комы салып тугларга да эретеп суыткан атланмай яки маргарин, сода һәм тоз өстәп яхшылап болгатырга. Онны өеп куярга да уртасына чокыр ясарга һәм барлыкка килгән массаны шунда салырга. Аннары таралып торган катнашма барлыкка килгәнче барысын бергә пычак белән чапкаларга. Килеп чыккан катнашманың яртысын майлаган табага салырга, аңа эчлек ягарга да өстен калган камыр белән капларга. Кызу мичтә өсте кызарганчы пешереп алырга. Ә хәзер якыннарыгызны тәмле итеп чәй эчәргә чакырсагыз да була. 

 

 

Фото: russian-boy.ru

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас: