+9 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Тәмлебикә өйрәтә!
26 ноябрь 2022, 20:20

Әниләргә — тәмле салат

 Ул табын түрен бизәп торачак.

Әниләргә — тәмле салат
Әниләргә — тәмле салат

Әниләр көненә тәмле дә, матур да булган салатны әзерләмичә калмагыз. 

Бу салатны әзерләү өчен ике пешкән кызыл чөгендер, 4-5 алма, 300-400 грамм кара җимеш, бер уч әстерхан чикләвеге, өч кишер (пешмәгән), бер анар (гранат) кирәк булачак.

Соус өчен майонез белән каймакны кушып, аз гына тоз, борыч сибәбез.

Пешкән чөгендерне эре кыргыч аша үткәрәбез һәм киң савытка салабыз. Өстенә алдан әзерләнгән соусны сетка ясап ягабыз. Икенче катка вак итеп туралган кара җимеш салына. Аның өстенә вакланган әстерхан чикләвеге сибәбез. Алдагы катка кабыгыннан чистартылган яшел алманы турап салабыз. Шуннан соус ягыла. Иң өске катка вак кыргыч аша чыгарылган чи кишер салына. Салатның өстен матур итеп гранат белән бизәргә генә кала.

Бу салат бәйрәм табынын бизәп торачак.

 

 

Фото: esh-doma.ru

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас: