+17 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Тәмлебикә өйрәтә!
4 декабрь 2022, 11:55

Шәп камыр рецепты

Мондый камырдан аеруча кабартмалар, бәрәңге, кәбестә, җиләк-җимеш пироглары бик тәмле килеп чыга.

Шәп камыр рецепты
Шәп камыр рецепты

Камыр өчен кирәк:

1 стакан кефир;

0.5 стакан үсемлек мае;

11 грамм (1 кап) коры чүпрә;

1 чәй калагы тоз;

1 чәй калагы шикәр комы;

1 йомырка;

3 стакан он, бераз гына азрак булырга да мөмкин.

Артык каты итми генә камыр басабыз. Кефирга үсемлек маен салып, аз гына җылытып алабыз. Аннары тоз, йомырка, шикәр комы, коры чүпрә салып, яхшылап болгатабыз, шушы катнашмага он кушып, камыр басабыз. Камырны җылы урында ярты сәгать тирәсе ял иттерәбез. Ул бик тиз күтәрелә.

Мондый камыр күмәчләр ясарга да, башка төрле камыр ризыклары пешерер өчен дә бик яхшы. Әйтик, бәрәңге, кәбестә, җиләк-җимеш пироглары. Иң мөһиме, ул тиз пешә. Духовкада 25-30 минут чамасы гына тотарга кирәк.

Сез дә бу камырны сынап карагыз. Тәмле булсын, дуслар!

 

Фото: forumhouse.ru

 

 

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас: