-3 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Тәмлебикә өйрәтә!
9 декабрь 2022, 12:20

Бәйрәмчә салат

Яңа елга санаулы көннәр генә калды. Уңган хуҗабикәләр өчен бәйрәм табынына янә бер тәмле салат тәкъдим итәбез.

Бәйрәмчә салат
Бәйрәмчә салат

Салат өчен 150 грамм ысланган тавык ите, 200 грамм  шампиньон, 100 грамм кореяча кишер, 150 грамм яшел кыяр, 80 грамм кара җимеш, майонез, тоз, борыч, петрушка-укроп кирәк. Бу тәмле салат тирән түгәрәк савытка катламлап салына.

Какланган тавык итен вак итеп турыйбыз. Бу —салатның беренче катламы.
Икенче катлам итеп вак кына туралган кара җимеш салына. Өченче катламга салачак шампиньоннарны үсемлек маенда кыздырып алабыз. Кыярны вак шакмакларга турыйбыз. Соңгы катлам — кореяча кишерне үзең эшләсәң дә, сатып алсаң да була. Һәр катлам өстенә юка гына майонез ягабыз.

Салат әзер булгач суыткычка куегыз. Ярты сәгатьтән соң, савытны әйләндереп, киң тәлинкәгә салатны каплап салыгыз.
Тагын да матур булсын, дисәгез, тәлинкәгә башта яшел салат яфраклары тезегез, ә салатны каплап салгач, өстен укроп, петрушка, зәйтүн җимеше белән бизәргә кирәк булачак. Тәмле дә, матур да була!

 

Фото: lobsterhouse.ru

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас: