+13 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Тәмлебикә өйрәтә!
14 декабрь 2022, 16:00

Куянкайга “Кишер” салаты

Куян елы килә, дуслар. Яңа ел табынына бу тәмле салатны әзерләргә онытмагыз.

Куянкайга “Кишер” салаты
Куянкайга “Кишер” салаты

Салат өчен 200 г күркә яки тавык ите, 300 г бәрәңге, 300 г гөмбә, 300 г кишер, 2 йомырка, 150 грамм суган, майонез, тоз, укроп яки петрушка, зәйтүн җимеше, үсемлек мае кирәк булачак.

Суган белән гөмбәне вак кына турап, үсемлек маенда кыздырып алабыз. Алдан бәрәңгене, кишерне, йомырканы пешереп куябыз.  Аларны вак кыргыч аша чыгарабыз. Пешкән тавык яки күркә итен вак итеп турыйбыз.

Киң тәлинкәгә бәрәңгене салабыз һәм кишер формасы ясыйбыз. Аз гына тозлыйбыз, майонез ягабыз. Өстенә гөмбә салабыз. Бу юлы майонез ягылмый. Аның өстенә тавык итен салып, юка гына итеп майонез ягабыз. Аннан йомырка салына, ә аның өстенә челтәр рәсеме ясагандай майонез агызабыз. Соңгы катлам булып кишер салына. Аның очына укроп яки петрушка куела. Кишердә пычак очы белән буразналар ясарга һәм нечкә итеп киселгән зәйтүн җимеше белән бизәргә дә була.

 

Фото: beautylunch.ru

 

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас: