+9 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Тәмлебикә өйрәтә!
15 декабрь 2022, 15:50

“Зөбәрҗәттәй чыршыкай” салаты

Бу тәмле салат Яңа ел табынын бизәп торачак. Рецептны үзегезгә саклап куегыз, дуслар.

“Зөбәрҗәттәй чыршыкай” салаты
“Зөбәрҗәттәй чыршыкай” салаты

Бу матур да, тәмле дә булган салат өчен 200 грамм тавык ите, 150 грамм кореяча кишер, 3-4 йомырка, 1-2 яшел алма, 100 грамм сыр, 2-3 киви, бизәү өчен берничә мүк җиләге (клюква) яки кызыл карлыган, майонез кирәк булачак.

Тавык итен тозлы суда пешерәбез. Суытабыз һәм шакмаклап турыйбыз.

Итне озынча формадагы тәлинкәгә өчпочмак рәвешендә беренче катлам итеп салабыз. Өстенә майонез ягабыз.

Аннары ваграк итеп туралган кореяча кишерне салабыз. Ә аның өстенә челтәр рәсеме ясагандай майонез агызабыз.

Киләсе катламга эре кыргыч аша чыгарган йомырка, аннары кабыгыннан чистартылган һәм кыргыч аша чыгарган алма салына, шулай ук майонез ягыла. Алдагы катлам — вак кыргыч аша чыгарган сыр. Аның өстенә юка телемләп киселгән киви тезеп чыгарга кирәк.

Салат чыршыга охшап торсын өчен, кул белән тигезләп, өчпочмак формасы ясыйбыз. Әзер салатны бер-ике сәгатькә суыткычка куеп торырга кирәк. Шулай эшләгәндә ул бигрәк тә тәмле булачак.

Бу салатны Яңа ел табынына петрушка, мүк җиләге яки кызыл карлыган белән бизәп чыгарабыз.

Ашларыгыз тәмле булсын!

 

 

Фото: cooku.ru

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас: