Ингредиентлар: пешкән тавык ите, 1 баш суган, пешкән 3 йомырка, каты сыр, бер банка консервланган ананас, майонез.
Әзерләү:
Кайнар суга бераз аш серкәсе салабыз һәм шунда суганны пешекләп алабыз. Сырны угычтан кырабыз, ананас һәм тавык итен вак итеп турыйбыз.
Киң тәлинкәгә беренче катлам итеп туралган тавык итен тезәбез. Һәр катлам саен майонез сылыйбыз яисә аңардан “сетка” ясыйбыз.
Икенче катлам – суган.
Өченче катлам итеп вак кына шакмакларга туралган ананас салына. Дүртенче катламга йомыркаларны угычтан кырып салабыз.
Бишенче катлам – вак угычтан кырылган каты сыр сибәбез.
Салатның өстен әстерхән чикләвеге һәм гранат төше белән бизәргә мөмкин.