+16 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Тәмлебикә өйрәтә!
18 декабрь 2022, 12:50

“Кар өстендә кара энҗеләр” салаты

Яңа ел табынына янә бер салат тәкъдим итәбез. Үзе бик матур һәм искиткеч тәмле була.

“Кар өстендә кара энҗеләр” салаты
“Кар өстендә кара энҗеләр” салаты

Бу тәмле салатны әзерләү өчен 200 грамм пешкән ит, 3 йомырка, 100 грамм каты сыр, 80 грамм әстерхан чикләвеге, тешсез виноград, тәменчә тоз һәм майонез кирәк булачак.

Сыер яки бозау итен тозлы суда пешерергә. Нечкә итеп саламлап кисәргә. Әстерхан чикләвеген вакларга. Йомырка белән сырны эре кыргыч аша чыгарырга.

Бу салатта һәр аерым ингредиентны майонез белән бутарга кирәк булачак. Аннары катламнар белән салырга.

Башта майонез белән итне бутарга һәм беренче катлам итеп салырга, аннан чикләвек, сыр, йомырка салына.

Иң өске катламны майонезсыз гына сыр белән бизәгез, ә уртасында кара виноград тезегез, аның өстенә шулай ук аз гына сыр сибегез.

Бу салат бик матур һәм искиткеч тәмле була. Яңа ел табынының бизәге дә булачак әле ул. Әзерләп карагыз, сезгә дә  ошар, дип уйлыйбыз.

 

Фото: my-izumrud.ru

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас: