+14 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Тәмлебикә өйрәтә!
20 декабрь 2022, 12:00

“Яңа ел” салаты

Бәйрәмгә санаулы көннәр калып бара. Бу салат та Яңа ел табынын бизәп торачак.

“Яңа ел” салаты
“Яңа ел” салаты

Аны ясау өчен кирәк булачак:

200 грамм пекин кәбестәсе;

2 мандарин;

150 грамм майсыз ветчина;

60-80 грамм каты сыр;

0,5 банка кукуруз;

2 аш кашыгы каймак;

1 аш кашыгы майонез;

тоз, кара борыч, яшел тәмләткечләр.

Пекин кәбестәсен, ветчинаны саламлап турыйбыз. Сырны угычтан кырабыз. Мандариннарны чистартабыз, кисәкләргә аерабыз. Алар вак булса, тагын да яхшырак, турарга кирәкми, салатка суты азрак чыгачак.

Укроп, петрушка кебек яшел тәмләткечләр, ярты банка кукуруз, тоз, борыч салабыз. Каймак белән майонезны бергә кушабыз һәм салатны яхшылап бутыйбыз.

Салат савытына салгач, мандариннар белән бизибез. Тәмле булсын, дуслар!

 

Фото: zippychefs

 

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас: