Барлык яңалыклар
Тәмлебикә өйрәтә!
21 декабрь 2022, 10:25

“Яңа ел бизәге” салаты

Яңа елга 10 көн калды. Тәмле дә, матур да салатларның рецептларын барлап куегыз, дуслар.

“Яңа ел бизәге” салаты
“Яңа ел бизәге” салаты

Бу тәмле салат өчен 250-300 г тавык ите; 5-6 бәрәңге; 4 йомырка; 4  кыяр; 50 грамм вакланган әстерхан чикләвеге; 50 грамм курага яки кара җимеш; майонез кирәк булачак.

Салатны бизәү өчен: бер банка консервланган борчак; каты сыр; анар (гранат) кирәк.

Бәрәңгене, тавык итен һәм йомырканы алдан пешереп куябыз. Бәрәңгене, йомырканы, кыярны эре кыргыч аша чыгарабыз, тавык итен һәм караҗимешне вак кисәкләргә турыйбыз.
Аннары турыпочмаклы формалы зур гына тәлинкә алабыз, аны азык-төлек пленкасы җәябез һәм ингредиентлар тезә башлыйбыз:

Игътибар итегез! Турыпочмаклы савыт салатны рулет итеп төрергә мөмкинлек бирәчәк.

1 нче катлам — бәрәңгене тыгыз итеп салабыз.

2 катлам— тавык ите салабыз.

3 катлам — йомырка.

-4 катлам— кара җимеш.

5 катлам — кыяр.

Һәр катлам арасына майонез ягабыз, чикләвек һәм кара җимештән башкаларын чеметем генә тозлыйбыз.
Аннан салатны рулет итеп төрәбез һәм пленкага урыйбыз. Берничә сәгатькә суыткычка куеп торабыз.

Салатны алгач, бөтен яклап майонез сөртәбез. Бизәү өчен ингредиентларны бераз диагональ полосалар буенча урнаштырабыз. Башта борчак, ә аның кырыйларына анар бөртекләре тезәбез, алар арасына кыргыч аша чыгарган сырны салып чыгабыз.

Матур да, тәмле дә булган бу салат Яңа ел табынын ямьләп торачак.

 

Фото: souspark.ru

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас: