Барлык яңалыклар
Тәмлебикә өйрәтә!
24 декабрь 2022, 02:35

Гади дә, файдалы да

Мондый салат бәйрәм табынына да бик килешә.

Гади дә, файдалы да
Гади дә, файдалы да

Салат өчен пешкән чөгендер, фета сыры, яшел тәмләткеч үләннәр (руккола һәм салат), эрбет чикләвеге, зәйтүн мае, бальзамик соус, 1 аш кашыгы лимон суты, тоз кирәк булачак.

Ингредиентларны шакмаклап яки саламлап турагыз.

4 аш кашыгы зәйтүн мае, 1,5 аш кашыгы бальзамик уксус, 1 аш кашыгы лимон сутын бергә кушып, соус ясагыз. Салат савытына барлык ингредиентларны һәм яшел үләннәрне салып, өстенә соус коегыз.

Тәмле булсын, дуслар!

 

Фото: zira.uz

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас: