+18 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Тәмлебикә өйрәтә!
5 гыйнвар 2023, 14:30

“Кырмыска оясы” торты

Ял көннәрендә балаларны тәмлекәч белән сыйлыйк әле, әниләр.

“Кырмыска оясы” торты
“Кырмыска оясы” торты

Камыр өчен кирәк булачак:

200 грамм акмай;

2 йомырка (аны 100 грамм кибет каймагы белән алыштырырга да була);

2 аш кашыгы шикәр комы;

1 чәй калагы камыр көпшәкләндергеч;

400-450 грамм он.

Крем өчен:

1 банка куертылган сөт (380 грамм),

80 грамм өй температурасындагы акмай.

Йомшартылган акмайга шикәр комы, йомырка салып туглыйбыз. Аннары он һәм камыр көпшәкләндергеч салып, каты итми генә камыр басабыз.  Камырны 30-40 минутка суыткычка куеп “ял иттерәбез”.

Салкын камырны иттарткыч аша чыгарабыз яисә эре кыргычтан уабыз. Пешекче кәгазе җәелгән табага камыр тасмаларын тезеп, духовкада 20-25 минут пешерәбез. Төрле яклап кызарып пешсен өчен вакыт-вакыт бутап алабыз.

Суынганнан соң пешкән камыр тасмаларын кул белән уабыз. Аннары крем салып болгатабыз. Тәлинкәләргә таучыклар ясап өябез яисә бокалларга салып, форма бирәбез һәм 1әр сәгатькә суыткычка алып куябыз.

Тортның өстен эретелгән шоколад белән бизибез.

 

Чәйләрегез тәмле булсын, дуслар!

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас: