Әйткәндәй, тозлы кыярлар арасында агарганнары да күренгәлиме?
Кыяр тозлыгының агаруы, гадәттә, начар стерилизацияләү яки капкачларның сыйфатсыз булуына бәйле. Андый банканы ачуга танауга әче ис килеп бәрелә. Кызганычка каршы, бу ризыкта гөмбәчекләр барлыкка килгән дигән сүз, шуңа күрә аны ашарга ярамый.
Кыяр тозлыгының агаруы сортларга да бәйле. Тозларга ярый дигән сортларны гына ябарга кирәк. Салатка дигән сортларның кабыгы юка һәм алар йомшак була.
Йодлаштырылган һәм диңгез тозыннан да тозлык агарырга мөмкин. Фәкать аш тозын кулланыгыз.
Тагын бер сәбәп – кыяр тозлаганда яшь сарымсак салу. Өлгермәгән сарымсак тозлыкның төсе ямьсезләнүгә, агаруга китерергә бик мөмкин.
Җәй көннәрендә, кыяр тозлаганда, шул киңәшләрне исегезгә төшерергә онытмагыз.
Фото:otomatah.ru