+7 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Тәмлебикә өйрәтә!
6 гыйнвар 2023, 15:10

Бик тәмле манник

Аны балалар да, өлкәннәр дә яратып ашый.

Бик тәмле манник
Бик тәмле манник

Балалар бакчасындагы кебек телне йотарлык тәмле манникны  теләгән очракта өйдә дә әзерләргә була. Өстәвенә, аның өчен кирәкле әйберләр дә һәрвакыт кул астында. Бергәләп пешереп карыйк әле, ул, чыннан да, тәмле була.

Алты кешегә җитәрлек манник өчен 200 грамм манный ярмасы, 500 грамм кефир, 60 грамм шикәр комы, бер йомырка, чеметем генә тоз, 1 чәй калагы сода, аз гына акмай кирәк.

Йомырка, шикәр һәм тозны бергә кушабыз. Шуңа кефир салабыз һәм яхшылап бутыйбыз.

Хәзер манный ярмасы кушып, янә бутыйбыз. Манный ярмасы бүртсен өчен, ким дигәндә, бер сәгать ял иттерәбез.

Камыр куерып киткәч, аңа чәй содасы өстибез һәм бик яхшы итеп болгатабыз.

Манник пешерү өчен тирән табаны акмай белән майлыйбыз һәм аңа камырны агызабыз. 190 градуска кадәр җылытылган газ миченә куеп, 25-30 минут дәвамында, алтын төскә кергәнче пешерәбез.

Газ миченнән әзер манникны алып, суытабыз. Аны, балалар бакчасындагы кебек, ромбик формасында кисәбез.

Бу тәмлекәч куертылган сөт яки джем белән бигрәк тә тәмле була.

 

 

Фото: about-tea.ru

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас: