Барлык яңалыклар
Тәмлебикә өйрәтә!
8 гыйнвар 2023, 12:30

Йомырканың агын гына салыгыз

Тәмле итеп кәтлит ясау серләре белән бүлешәбез.

Йомырканың агын гына салыгыз
Йомырканың агын гына салыгыз

Беренче кагыйдә фаршка кагыла. Иттарткычтан чыгарып, үзең хәзерләгән фарш - иң яхшысы. Блендер белән вакланганы да, кибеттән сатып алынган фарш та ул кадәр тәмле булмаячак.

Икенче кагыйдә фарш әзерләгәндә, төрле ит куллануга бәйле. Мәсәлән, сыер ите янына тавык, каз ите кушып җибәрсәгез, кәтлит йомшак та, тәмлерәк тә булачак.

Өченче кагыйдә. Фаршка сөттә җебетелгән ак икмәк кушыгыз. Суда да мөмкин, ләкин тәме башкачарак булачак. Икмәкнең катысын салмагыз. Сохари өстәргә дә кирәкми, ул тәмен боза.

Хәзер йомырка турында. Фаршка бераз күпертеп йомырканың агын гына салыгыз.

Фаршка сыр өстәү кәтлиткә үзенчәлекле тәм бирәчәк, ләкин соңыннан мондый ризыкны җылытып гына ашарга мөмкин. Фаршка иттарткыч аша чыгарып салынган суган кәтлитне сусыл, йомшак итә.

Әнә шулай ясалган кәтлит гарнир янына да, үзен генә ашар өчен дә, шаурма, гамбургерлар хәзерләргә дә бара.

Тәмле булсын, дуслар!

 

Фото: vseretsepti.ru

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас: