Камыр өчен:
300 гр он
150 мл су яисә сөт
½ бал калагы тоз
1 бал калагы шикәр комы
1 аш кашыгы үсемлек мае
60 грамм акмай (майлау өчен)
Эчлек өчен:
800-900 гр чистартылган бәрәңге
130 гр акмай
150 мл сөт
1,5 бал калагы тоз
Барлык ингредиентларны бергә кушып, тыгыз камыр басабыз. Әзер камырны 20 минутка суыткычка куеп торабыз. Ул арада эчлек әзерлибез. Бәрәңгене тозлы суда пешерәбез, акмай, сөт салып, бәрәңге измәсе ясыйбыз.
Камырны юка итеп җәябез, диаметры 15-20 см булган җәймәләр әзерлибез. Кызган табада җәймәләрне ике яклап пешереп алабыз. Аларны калын тастымал астына куеп барабыз. Болай эшләгәндә алар йомшак була һәм сынмый.
Акмайны утта эретеп алабыз. Җәймәләрнең яртысына әзер әчлекне салабыз һәм икенче яртысы белән каплыйбыз. Кыстыбыйларны ике яктан да майлап, бер-берсе өстенә куябыз.
Тәмле булсын, дуслар!