Камыр өчен 200 мл катык яисә кефир, 5-6 аш кашыгы үсемлек мае, 2 аш кашыгы йомшартылган акмай, 1 чәй калагы тоз, 350-400 грамм он. Барысын бергә кушып, камыр басабыз.
Эчлек өчен шакмаклап туралган сыер ите, бәрәңге, тоз, борыч алабыз. Итне төрләндереп җибәрсәгез, әйтик, каз итеп салып, бәлеш тагын да тәмлерәк булачак.
Итле бәлеш 180 градуска кадәр җылытылган духовкада 2 сәгать чамасы пешә. Бәлешне 1 сәгатьләп пешергәннән соң, капкачын ачып, 1-2 уҗау шулпа салып җибәрегез.
Духовкадан алгач, сөлге белән 15-20 минутка төреп куябыз. Бәлеш шулай йомшара, тәмләнә.
Ашларыгыз тәмле булсын, дуслар!