+29 °С
Ачык
500 грамм кефир, 3 йомырка, ярты калак тоз, аш кашыгы шикәр комы, 2 аш кашыгы үсемлек мае, 2 стакан онны яхшылап туглыйбыз. Аннары 1 стакан кайнап торган суга 1 чәй калагы сода салып, камырга кушабыз һәм яхшылап туглыйбыз.
Кызган табага юка итеп салып, тәбикмәкне ике ягыннан да пешереп алабыз. Аннары акмай белән майлап, тезә барабыз.
Тәмле булсын, дуслар!